Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Гыйракка тагын 1500 хәрбине җибәрүне раслады


АКШ президенты Барак Обама Гыйракка хәрби булмаган вазифаларны башкару өчен 1500 американ хәрбиен җибәрүне раслады.

Ак Йорт сүзчесе Джош Эрнст 7 ноябрь көнне белдерүенчә, хәрбиләр киңәшләр бирү, өйрәтү һәм Гыйрак иминлек көчләренә, шул исәптән “Ислам дәүләте” экстремистик төркеменә каршы көрәшүче көрдләргә ярдәм күрсәтәчәк. Әлеге хәрбиләр инде американ хәрбиләре булган Гыйракның Багдад һәм Эрбил хәрби корылмаларына юл алачак.

Ак Йорт Гыйрак һәм Сүриядәге сугышчыларга каршы чараларны алып бару өчен Конгресстан 5,6 миллиард доллар сорады. Аның 1,6 миллиарды “Гыйракны әзерләү һәм тәэмин итү” өчен төзелгән яңа фондка дип нигезләнә.

XS
SM
MD
LG