Пекинда кичә ачылган Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлек саммиты кысаларында АКШ һәм Русия президентлары кыска очрашу вакытында төрле мәсьәләләрдә фикер алышкан дип хәбәр ителә. Барак Обама белән Владимир Путин арасындагы каршылыкларны сөйләшергә вакыт җитәрлек булмаган. АКШ хөкүмәте мәгълүматларына караганда, сишәмбе көнне ике президет тагын сөйләшергә мөмкин.
Пекинда барган саммит һәм тиздән Австралиянең Брисбен шәһәрендә үтәчәк "Зур 20лек" саммиты вакытында АКШ һәм Русия президентларының аерым очрашулары каралмаган.