Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иҗтимагый үзәк ТНВ җитәкчесе Илшат Әминовны шикаять итте


Илшат Әминов
Илшат Әминов

Татар иҗтимагый үзәге президиумы Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга ачык хат язды. Бу хатта "Татарстан яңа гасыр" җитәкчесе, атналык тапшыруларны алып баручы Илшат Әминов шикаять ителә.

Иҗтимагый үзәк вәкилләре белдерүенчә, 9 ноябрьдә Әминов алып барган тапшыруда "Урыс маршы"на җитәрлек игътибар бирелгән, "Тәре йөреше" дә телгә алынган. "Монда марштан репортаж, оештыручыларның комментарлары да булды. Тәре йөреше дә игътибарсыз калмады", диелә әлеге хатта.

Шул ук вакытта үзәк Татарстан Конституциясе бәйрәме хакында телевидениедә язмалар булмауны тәнкыйть итә.

"ТНВ генераль директоры, Татарстан дәүләт шурасы депутаты Илшат Әминов Конституция көнен телгә дә алмады. Аның дәшми калуы – бик куркыныч ишарә... Татарстан вадандашлары борчуда. Без бу мәсьәләдә халык алдында ТНВ каналы аша аңлатма бирүегезне сорыйбыз", диелә Мөхәммәтшинга юлланган хатта.

XS
SM
MD
LG