Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башнефть" акцияләрен дәүләткә кайтару карары шикаять ителде


"Башнефть" ширкәтенең акцияләрен "Система" финанс корпорациясеннән дәүләткә кире кайтарырга дигән мәхкәмә карары Мәскәү арбитраж мәкмәсенә шикаять ителде. "РИА Новости" язуынча, бу шикаятьнең кем исеменән булуы турында төгәл мәгълүмат юк.

Элегрәк "Система" җитәкчесе Владимир Евтушенковка башкалар җинаять юлы белән тапкан мөлкәтне юуда гаепләү белдерелгән иде. Тикшерү Евтушенков ягулык-энергетика комплексы активларының урланганлыгын белә торып Башкортстанның элекке президенты улы Урал Рәхимовтан сатып алган дип саный.

"Система" нефть ширкәте акцияләрен 2009 елда сатып алган булган. Баш прокуратура ул чактагы алыш-бирешнең "дәүләт милкен хосусыйлаштыру кагыйдәләрне бозып" оештырылган булуын белдерде.

XS
SM
MD
LG