Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда яңа туган баланың үлеме нигезендә җинаять эше ачылган


25 ноябрь көнне Чаллының Кама балалар медицина үзәгендә бер айлык бала вафат булган. Әлеге хәл нигезендә үз һөнәреңне тиешлечә үтәмәү сәбәпле, игътибарлсызлыктан үлем очрагы китереп чыгару нигезендә җинаять эше ачылган.

«Вечерняя Казань» язуынча, бер айлык малайга «сары» авыруы сәбәпле, ата-анага медицина үзәгенә йөрергә кушылган. 25 ноябрьдә баланың кан тамырына минутына сигез тамчы тизлектә 5% глюкоза керткәннәр. Инфузия ясала башлап берничә секундтан соң бала берничә каты сулыш ясаган һәм битендә ак таплар барлыкка килгән.

Табипларның ярдәм итәргә тырышуы нәтиҗә бирмәгән, бала үлгән.

XS
SM
MD
LG