Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмәдә Бәйрәмова эшен карау ике атнадан дәвам итәчәк


Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың мәхкәмә эшен карау ике атнадан соң дәвам итәчәк.. Бүген аның эше Татарстан Югары мәхкәмәсендә өч сәгатькә якын каралган.

Мәхкәмәне алып баручы казый Чаллыда булган мәхкәмәләрдә гаепләүче яктан шаһит итеп чакырылганнардан тагын бер кат күрсәтмәләр алу кирәклеге хакында белдергән. Әлеге шаһитлар Facebookта Бәйрәмованың дуслары булмыйча гына аның шунда чыгарылган мәкаләләрен укыганнар һәм ФСБга мөрәҗәгать иткәннәр, диелгән иде.

"Facebookта ул чакта махсус оешмалар минем почтаны ватып кергәннәр, моның өчен ул шаһитларны мәхкәмәгә тартачакмын", дип белдергән иде Чаллыдагы мәхкәмәдә Бәйрәмова .

Казый хәзер шушы вазгыятьне өйрәнү өчен мәхкәмәне кичектергән .

Татарча чыгыш ясарга, фотога төшерергә мөмкинлек бирделәр, тәрҗемәче белән дә тәэмин иттеләр, диде ул.

XS
SM
MD
LG