Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин икътисади авырлыкларны Русиянең бәйсезлеген яклау белән аңлатты


Русия президенты Владимир Путин елга нәтиҗә ясауга багышланган матбугат очрашуында журналистлар сорауларына җавап биреп, Русия икътисадындагы авырлыклар Кырым аннексиясенә бәйле түгел диде. Аның сүзләренә караганда, проблемаларның 25-30% гына санкцияләр белән бәйле.

"Эш Кырымда түгел. Без бәйсезлек һәм үзебезнең абруйны яклыйбыз. Мексикадан Техасны тартып алу - гаделсезлек булыр иде. Үз җиребездә хуҗа булу - гаделсезлекме?", диде Путин.

Русия президенты очрашу башында еллык бюджетта профицит белән булачак, яңа туган балалар саны артты, тулаем икътисади үсеш 0.7% диде.

XS
SM
MD
LG