Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО генераль секретаре "Ислам дәүләте" оешмасын Үрдүн пилотына карата кешелекле булырга чакырды


БМО генераль секретаре Пан Ги Мун «Ислам дәүләте» экстремист төркеме Сүриядә кулга алган Үрдүн пилоты белән кешелекле булырга чакырды. Бу хакта БМО башлыгы матбугат сәркатибе Стефан Дюжаррик белдерде.

Беренче тапкыр экстремистик төркемгә үзләренә каршы хәрби чаралар алып барган АКШ җитәкләгән илләр коалициясе катнашучысын кулга алу мөмкин булды. Үрдүн хәрби көчләре үзләренең пилоты кулга алынуын раслады. Аның очкычы тулаем «Ислам дәүләте» төркеме контрольдә тоткан Сүриянең төньяк-көнчыгышына Ракка вилаятенә төшкән.

Үрдүн сентябрьдән бирле Сүрия җирлегендә «Ислам дәүләте» төркеменә каршы хәрби чараларда катнашып китә.

XS
SM
MD
LG