Мәгълүмат чараларын күзәтүче Роскомнадзор оешмасы дүрт мәгълүмат чарасына кисәтү ясады. Идарәнең интернеттагы сәхифәсендә чыккан белдерүдә "Полит.ру", "Бизнес Online", "BFM" һәм "Медиазона" Русиядә конституцион дәүләт төзелешен җимерү омтылышында шикләнелә.
Бу кисәтү сәхифәләрдә чыккан кайсы мәкаләләр өчен ясалганы билгеле түгел.