Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина хәрбиләре һәм сепаратистлар Донбасста бер-берсен ут ачуда гаепли


Русия яклы сепаратистлар Донецки һава аланына бара торган юлда. 16 декабрь 2014 ел фотосы
Русия яклы сепаратистлар Донецки һава аланына бара торган юлда. 16 декабрь 2014 ел фотосы

Украина хәрбиләре Донбасста сепаратистларның ут ачулары турында хәбәр итә. Украина көнчыгышында махсус операция матбугат үзәге мәгълүматларына күрә, автоматлардан, граната аткычлардан һәм мина аткычлардан кимендә 16 такыр ут ачканнар. Узган төн сепаратистлар Донецки һава аланын һәм Чернухино авылы тирәсен утка тоткан.

Шулай ук Старый Айдар, Золотое, Попасная авылларына һәм Углегорски, Чермалык тирәләренә дә атканнар. УНИАН, сепаратистлар "Град" җиһазларыннан Ленинское, Еленовка һәм Ольховатка авылларына, "Полтавская" күмер базы тирәсен утка тоткан дип хәбәр итә.

Шул ук вакытта сепаратистлар Украин хәрбиләрен ут ачмауны бозуда гаепли. Янәсе Донецки халык республикасы вәкиле "Интерфакс"ка Украина хәрбиләренең Донецки һава аланы, Пески авылы тирәсендә ут ачуын белдергән.

Украинаның хәрби низаг барган өлешендә соңгы тәүлекләрдә бер украин хәрбие һәлак булган һәм тагын биш хәрби яраланган. Бу хакта махсус операция сүзчесе Андрей Лысенко белдерде.

XS
SM
MD
LG