Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һәлакәткә очраган AirAsia ширкәте очкычының койрык өлеше табылган


Яван диңгезе тирәсендә һәлакәткә очраган AirAsia ширкәте очкычының койрык өлеше табылган.Бу хакта Индонезия эзләү-коткару агентлыгыбашлыгы Бамбанг Соэлисти белдерде. Аның сүзләренчә, әлеге арткы өлештә “кара тартмалар” булырга мөмкин.

Аның сүзләренчә, коткаручыларга очкыч калдыкларын аның белән элемтә эзелгән урыннан тугыз чакрым ераклыкта фотога төшерү мөмкин булган.

Соэлисти әйтүенчә, хәзер төп максат булып корбаннарның мәетләрен һәм “кара тартмаларны” табу тора. Әлегә 40 мәет табылган. Барлыгы аеробуста 162 юлчы булган.

XS
SM
MD
LG