Accessibility links

Украинада мәтәм көне


Авылда һөҗүм булган урын
Авылда һөҗүм булган урын

Украинада Донецки янындагы Волноваха авылында һөҗүмдә һәлак булганнарны искә алалар. 13 гыйнвар авылдан чыгып барган автобуска ут ачылып 12 юлчы һәлак булды, 17 кеше яраланды.

Прокуратура бу фаҗигане "террор һөҗүме" буларак тикшерә. БМО Иминлек Шурасы автобуска ут ачу фаҗигасен тикшерүне һәм гаепле булганнарны җәзага тартуны таләп итте. Мәскәү бу һөҗүмне тикшерүгә Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек оешмасын җәлеп итүне сорады. Русия тышкы эшләр министрлыгы тыныч халыкның үлемендә Украина көчләре гаепле дип белдерде. Киев һәм АКШ Дәүләт департаменты автобуска сепаратистлар аткан дип саный.

Якшәмбе көнне Киевның Бәйсезлек мәйданында автобуска һөҗүмдә һәлак булганнарның гаиләләренә теләктәшлек белдерү өчен урам җыены оештырыла.

XS
SM
MD
LG