Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Киртәләрсез шәһәр" гаризасы бер айдан артык игътибарсыз кала


Казан елгасы буендагы боралак мәйданчыгы
Казан елгасы буендагы боралак мәйданчыгы

"Киртәләрсез шәһәр" төркеме үз гаризаларының канун нигезендә бер ай эчендә каралмавын һәм бу хәлнең Русиянең 2006 елның 2 маенда кабул ителгән "Язма рәвештә җиберелгән мөрәҗәгатьләрне карау" турындагы канунны бозу булганын белдереп Татарстан хөкүмәтенә мөрәҗәгать итте.

"Киртәләрсез шәһәр" инициатив төркем 26 ноябрьдә Татарстан хөкүмәте башлыгы Илдар Халиковка мөрәҗәгать җибәрде.

"Киртәләрсез шәһәр" "Казан" милли-мәдәни үзәге (НКЦ) артында элек балалар таудан чана шуган бу урынга салынган боралак мәйданчыгын алуны таләп итәбез", диелгән илде ул мөрәҗәгатьтә.

Мөрәҗәгать Татарстанның электрон гаризалар системында 2014 елның 6 декабрендә теркәлгән, әмма шуннан бирле бер үзгәреш тә булмаган. Активистлар моның канун бозу булганын белдерә.

"Хәзер Казанда җәмәгатьчелек белән урамнарны һәм тыкырыкларны үз ихтыярлары белән теләсә ничек ябып кую очраклары тикшерелә. Әмма республика хакимиятләренең дә мондый юлга баруы, безнең уйлавыбызча, "ике төрле кагыйдәләр" белән яшәүгә мисал булып тора", дип белдергән иде "Киртәләрсез шәһәр" төркеме.

XS
SM
MD
LG