Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Фәләстиндә кылынган булырган мөмкин хәрби җинаятьләрне тикшерәчәк


Халыкара җинаять мәхкәмәсендә Фәләстин җирлегендә кылынган булырга мөмкин хәрби җинаятьләрне тикшерү эше башланды. Аның нәтиҗәләре нигезендә, израилләр яки фәләстиннәр җавапка тартылырга мөмкин.

Мәхкәмә прокуроры Фату Бенсуда җомга көнне белдерүенчә, хәлләрне тикшерү бәйсез һәм бер тарафка да авышмыйча үткәреләчәк.

Гыййнвар башында Фәләстин хакимиятләре Рим статусына кушылды һәм халыкара җинаять мәхкәмәсен узган елның җәендә Газзә сызыгында Израил уздырган хәрби чаралар барышында кылган булырган мөмкин хәрби җинаятьләрне тикшерүне сорады.

Мәхкәмә әгъзасы булмаган Израил тикшерү башлау карарын “аптырашта калдыра” торган дип атады. Израил тышкы эшләр министры Авигдор Либерман бу бары тик Израилгә каршы булган белдерүләр нигезендә уздырыла һәм илнең үзен террордан саклау хокукын чикли, диде.

АКШ шулай ук халыкара җинаять мәхкәмәсе гамәлләрен гаепләп чыкты.

Җомга көнне Дәүләт департаменты вәкиле Джефф Ратке әлеге килеп туган вәзгыятьне күңелсез хәл буларак бәяләде. Аның сүзләренчә, сугышчылар тарафыннан Израилдәге тыныч халыкка меңнәрчә ракеталар җибәрелде.

Израил, фәләстиннәр ягыннан атылган ракетага җавап итеп, июль башыннан бирле Газзәдә махсус операция үткәрде һәм анда меңнәрчә фәләстин һәлак булды, күпләр яраланды.

XS
SM
MD
LG