Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тагын бер ислам китабы экстремистик дип табылган


19 гыйнварда Курган өлкәсе мәхкәмәсе Әли Мөхәммәт ас-Салябиның «Абу Бакр ас-Сыддик. Первый праведный халиф" дигән китабын экстремистик дигән нәтиҗә чыгарган.

Мәхкәмә нәтиҗә чыгарганда лингвист белгечләргә таянган. Алар китапта исламда булмаган һәм диннең бар шартларын үтәмәүче мөселманнарга карата нәфрәт уятучы мәгълүмат барлыгын белдергән.

Шул ук вакытта «Сова» хокук яклау аналитик үзәге белгечләре китапны тыюны дөрес түгел дип саный.

«Мөселманнарга ислам тарихы һәм дини лидерлары турында язуны тыю мөмкин түгел. Дини сугышлар күп кенә диннәр тарихында булган һәм алар әлбәттә дини әдәбиятта чагылыш тапкан», диеләр үзәк хәбәрендә.

XS
SM
MD
LG