Accessibility links

Мәскәүдә Мордовия мәктәпләрендә яулыклар тыелуга каршы матбугат очрашуы узачак


28 гыйнварда Мәскәүдә «Мордовия хөкүмәте мәктәптә яулыктан йөрүгә каршы» дигән матбугат очрашуы узачак. Аны «Сова» мәгълүмат-аналитик үзәге оештыра.

Мордовия хакимиятләре быел мәктәпләргә яулык бәйләп йөрүне тыйды. 1 сентябрь көнне мәсьәләне куертмас өчен Азюркадан кала, башка яклардагы яулыклы кызлар мәктәпкә бармаска булган. Соңыннан яулыклы кызлар укыган мәктәп җитәкчеләре аларга узган елны 5 декабрьгә кадәр өйдән торып укырга киңәш иткән. Бу киңәшкә колак салган кайбер балалар 5 декабрьдән соң да кире мәктәпкә кайта алмаган.

Дин иреге Конституциядә язылган хокукларның берсе булуы сәбәпле Мордовия хакимиятләренең яулыклы кызларны мәктәпкә кертмәвен ата-аналар һәм адвокатлар канунсыз дип саный. Ләкин Мордовия Югары мәхкәмәсе бу карарны үз көчендә калдырды.

11 феральдә Русия югары мәхкәмәсендә бу эш нигезендә тыңлаулар узачак.

XS
SM
MD
LG