Германия 2002 елдан 2014 елның августына кадәр барган хәрби чараларда килгән зыян өчен Әфганстанга 1 миллион 100 мең доллар түләде. Шушы акчаның яртысыннан артыгы 2009 елда Кундуз вилаятендә ике бензин машинасына ут ачу нәтиҗәсендә йөздән артык кешенең һәлак булганы өчен түләнгән. Һәлак булган һәр кеше өчен туганнарына бишәр мең доллар бирелгән.
500 мең доллардан артык акча мал-туары үлгәннәргә һәм йортлары җимерелгәннәргә түләнгән. Зыян өчен акча таләп итеп Германия парламентына депутат мөрәҗәгать иткән иде. Парламент комиссиясе эшне тикшереп ярдәмгә мохтаҗларның исемлеген төзегән. Акча әлеге исемлек нигезендә таратылган.