Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русия ислам конгрессы" Путин исемендәге мәчет төзергә тәкъдим итә


"Русиянең берләштерелгән ислам конгрессы" рәисе Шәүкәт Авясов
"Русиянең берләштерелгән ислам конгрессы" рәисе Шәүкәт Авясов

"Русиянең берләштерелгән ислам конгрессы" рәисе Шәүкәт Авясов Русия президенты Владимир Путин исемендәге мәчет төзү үтенече белән Мәскәү мэриясенә, ил җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте. Бу хакта Крым.Реалии яза.

"Без – Русия мөселманнарының ватан пәрвәр өлеше, исеме безнең күпмилләтле ватаныбыз халыклары арасында гасырлар буе саклансын өчен, Мәскәүдә Владимир Владимирович Путин исемендәге мәчет төзергә рөхсәт сорап ил җитәкчелегенә һәм шулай ук бу мәчет өчен җир сорап Мәскәү мэры Собянинга мөрәҗәгать иттек", диелә мөрәҗәгатьтә.

Авясов фикеренчә, ватан пәрвәр рухтагы мөселманнар Кырым мәсьәләсендәдә дә Русия президентына теләктәшлек белдерергә тиеш.

"Илгә авыр вакытта без тупланып Путинга һәм аның Кырымны Русиягә кушу карарына теләктәшлек белдерергә тиеш", диелә мөрәҗәгатьтә.

Узган ел февраль азагында һәм март башында Русиядән китерелгән һәм Русиянең Кара диңгез флотының тамгасыз гаскәриләре Кырымны басып алды. 16 мартта Кырымда һәм Севастопольдә янәсе референдум үтте. Аның нәтиҗәләре нигезендә Русия Кырымны үзенеке итте. Европа берлеге, АКШ һәм Украина әлеге тавыш бирүне танымады, Кырым аннексияләнде дип белдерде.

XS
SM
MD
LG