Accessibility links

Кайнар хәбәр

Порошенко Украина халкын 23 февральне бәйрәм итмәскә чакырды


Петр Порошенко
Петр Порошенко

Украина президенты Петр Порошенко халыкны 23 февраль көнен бәйрәм итү гадәтеннән баш тартырга чакырды. Бу хакта ул үзенең Facebook сәхифәсендә язган.

Президент 23 февраль урынына казаклар өчен дини мәгънәсе булган 14 октябрь көнен сайлавын әйткән.

"Иртәгә элеккедән килгән гадәт белән хатын-кызлар ирләрен котлар, теләгәнен эшләсен. Минем хатыным мине котламаячак, сез дә аннан үрнәк алыгыз. Моннын соң 23 февраль көненең дәүләт һәм сәясәт өчен мәгънәсе калмады", дип язган Украина президенты.

Русиядә 23 февраль ял көне.

XS
SM
MD
LG