Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина иминлек хезмәте: Харьковта шартлау оештыруда шикләнелүчеләр коралны Русиядән алган


Кичә Харьков үзәгендә шартлау оештыруда шикләнелүчеләр коралны Русиядән алуларын әйткән. Бу хакта Facebookтa Украина иминлек хезмәте башлыгы киңәшчесе Маркиян Лубкивский яза.

Аның сүзләренчә, тоткарланган дүрт кеше “Харьков партизаннары” оешмасы әгъзасы булып тора. Аларны тагын бер һөҗүм - Украина көнчыгышында хәрби чарада катнашучылар һәм аларга ярдәм итүче волонтерлар җыела торган “Шмель” клубына ут ачарга әзерләнгәндә тоту мөмкин булган. Лубкивский сүзләренчә, тоткарланучылар коралны аларның төркем башлыгы Русиянең Белгород шәһәреннән алганын әйткән.

Харьков үзәгендә шартлау якшәмбе көнне 2014 елны Мәйданда һәлак булган активистларны искә алып узган "Горурлык йөрешендә" булды. Шартлау активистлар Ирек мәйданына барырга дип төзелеп баскач яңгырады. Соңгы мәгълүматларга караганда, ике кеше һәлак булган, сигезе яраланган. Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы вәкилләре шартлау урынында булганнан соң, шартлауның читтән торып идарә ителә торган җайланма ярдәмендә башкарылуын әйтте.

Харьковта бүген матәм көне игълан ителде.

XS
SM
MD
LG