Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яз" хәрәкәте студентларны "Антимайдан" чарасына мәҗбүри китертүне тикшерә


Петербурда "Яз" яшьләр демократик хәрәкәте студентлар хокуклары вәкиле Артем Хромовка интернетта студентларны мәҗбүри рәвештә "Антимайдан" митингына җибәрү турындагы мәгълүматны тикшерүне сорап мөрәҗәгать юллаган.

Билгеле булганча, узган шимбәдә узган "Антимайдан"га Петербур һәм башка төбәкләрдәге югары уку йортларыннан студентларны мәҗбүри чыгарганнар дигән мәгълүмат социаль челтәрләрдә һәм башка интернет ресурсларда пәйда булды.

"Яз" хәрәкәтенең мөрәҗәгатендә «Без студентларны сәяси чарага өстән әйтеп чыгару яисә инде мәҗбүри куып китерүне гаҗәп һәм хокукларны бозучы хәл дип саныйбыз. Әгәр массакүләм мәгълүмат чарасында язылганнар дөрес булса, югары уку йортлары җитәкчелеге җәзасын алырга тиеш», диелә анда.

XS
SM
MD
LG