Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымга БМОның кеше хокуклары вәкиле кертелмәде


БМОның кеше хокуклары торышын тикшереп хисап әзерләргә тиешле вәкиле Рита Исаакка Кырымга килергә рөхсәт ителмәде. Бу хакта ул үзе БМО кеше хокуклары шурасының 28нче сессиясенә әзерләгән белдерүендә әйткән.

"БМО вәкиле Кырым автоном республикасына килеп милли азчылыклар, андагы хакимият һәм җәмгыятьнең төрле катламнары белән очрашырга теләде. Кызганычка, аның Кырымга баруы өчен Кырым тарафыннан тиешле әзерлек эшләре күрелмәде", диелгән бу белдерүдә.

Кырымтатар халкы хокукларын яклау комитеты БМО генераль секретаре Пан Ги Мунга Русия хакимиятләренең кырымтатарларның хокукларын бозуы турында резолюция җибәргән иде.

XS
SM
MD
LG