Accessibility links

Левада: халыкның 16% хезмәт хаклары кимер дип фаразлый


Автор Сергей Елкин
Автор Сергей Елкин

"Левада" үзәге уздырган соңгы фикер белешүгә караганда, сораштыруда катнашканнарның 16% якын арада хезмәт хаклары кимер дип көтә. 6% алдагы атналарда эш хаклары кыскарачак дип уйлый. 10 кешенең берсе инде кыскартылган эш хакы алган.

Сораштыру 46 төбәкнең 134 шәһәр һәм районында 20-23 февраль оештырылган. Анда 1600 кеше катнашкан.

Аларның 15% якын айларда хезмәт хакының кимүен фаразлый. Шул ук арада 45% киләчәккә өмет белән карый һәм акчаның кыскармаячагына ышана. 39% эшләрен югалтмаячакларына өмет итә.

Сораштыруда катнашканнарның 19% соңгы арада эшләми. 7% эш урыннарында кыскартулар башланганын әйткән.

XS
SM
MD
LG