Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кремльдә түрәләргә бушлай дарулар биреләчәген кире кагалар


Русия президентының сүзчесе Дмитрий Песков түрәләргә бушка дару биреләчәге турындагы хәбәрне кире какты. Аның сүзләренчә, массакүләм мәгълүмат чаралары президент Владимир Путин 16 мартта имзалаган фәрманны дөрес аңлатмаганнар.

Элегрәк бушлай дарулар Икенче дөнья сугышы ветераннары, инвалидлар, сугышта катнашучылар, Ленинград камалышында калучылар гына ала ала иде.

Дәүләт думасының сәламәтлекне саклау комитеты рәисе урынбасары Николай Герасименко белдерүенчә, фәрманда бушлай дарулар кайбер чирләр булган очракта депутатлар һәм дәүләт хезмәткәрләренә генә түгел, ә барысына да биреләчәге әйтелә

XS
SM
MD
LG