Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стәрлетамак сәүдә үзәгенә янгын сүндергечләр бүләк иттеләр


Стәрлетамак активистлары
Стәрлетамак активистлары

Башкортстанда бер төркем активистлар Казандагы "Адмирал" янгыныннан сабак алып Стәрлетамактагы "Фабри" сәүдә үзәгенә бүләккә янгын сүндергечләр китереп китте.

Стәрлетамакта танылган җәмәгать эшлеклесе Дмитрий Чувилин һәм тагын берничә активист ял көннәре шәһәрнең "Фабри" сәүдә үзәге администраторына биш янгын сүндергече калдырып киткән. Кибетнең сак хезмәте көтелмәгән бу гамәлдән аптырашта калган, камерага төшерүне тыйган. Активистлар тиз китеп барган. Бу хакта Facebook сәхифәсендә Чувилин язды.

"Сәүдә үзәкләрендә янгыннар еш була. Уфада "Европа" янды, Казанда "Адмирал" янды, Пермьдә "Аксак бия" клубы янды. Барысында да кешеләр үлде. Без "Фабри" үзәгендә янгыннан саклану тиешенчә оештырылмаган дип саныйбыз. Халык яратып йөри торган сәүдә үзәгендә гадәттән тыш хәл булмавын, янгынга каршы кагыйдәләрнең үтәлүен, кешеләрнең үлмәвен теләп янгын сүндергечләр бүләк итәргә булдык", диде Чувилин.


"Фабри" сәүдә үзәгендә янгынга каршы кагыйдәләрнең бозылуы турында мәгълүмат инде элек тә чыккан булган.

XS
SM
MD
LG