Accessibility links

Кайнар хәбәр

Airbus A320 очучысы очкычны ниятсез рәвештә җимергән дип исәпләнә


Андреас Любиц
Андреас Любиц

Бу атнада Франциядә тауга бәрелеп җимерелгән Airbus A320 очкычының икенче очучысы Андреас Любиц һәлакәтне алдан әзерләмәгән дип исәпләнә. Бу хакта Франциянең Provence басмасына Марсель прокуроры Брис Робен белдергән.

"Без моңа бәя биргәндә ялгыша яздык. Мин бу хакта уйладым. Ачыр чиктә без "ниятсез үтерү" дигән билгеләмәгә тукталдык", ди прокурор. Аның әйтүенчә, Любиц очкычны төшереп җимерү турында үзе дә белештермәстән спонтан рәвештә карар иткән. Әгәр ул аны алдан ук ниятләп юк итәргә теләгән булса, "аның аңлы рәвештә үтерү теләге булыр иде" ди Робен.

Прокурор Любицның бу гамәлен террор дип бәяләү өчен бернинди нигез булмавын белдерә.

Элегрә очкычның "кара тартмасындагы" язманы тыңлау нигезендә Любицның очкычны ният белән төшереп җимерүе әйтелгән иде. Ул язмаларга караганда, беренче очкыч бәдрәфкә чыккан арада, Любиц кабинаны бикләп куеп аны кертмәгән һәм очкычны җиргә таба төшерә башлаган.

Тикшерүчеләр шулай ук Любицның психик проблемнары булганлыгын да ачыклаган.

XS
SM
MD
LG