Accessibility links

Кайнар хәбәр

Абдуллаев Кырымдагы мәхкәмә карарын Мәскәүдә шикаять итмәкче


Куртсәит Абдуллаев
Куртсәит Абдуллаев

Кырымтатар активисты Куртсәит Абдуллаев Акмәчетнең Железнодорожный районы мәхкәмәсе Тарас Шевченко истәлек чарасында украин байрагын кулланган өчен мәҗбүри хезмәткә тарту карарын Мәскәүдә шикаять итәчәк. Бу хакта 30 мартта булган мәхкәмә утырышыннан соң аның адвокаты Җәмил Темишев хәбәр итте.

Адвокат әлеге хәлне сафсата дип атады. Аның фикеренчә, украин байрагын куллану тыелырга тиеш түгел.

«Хәзер Кырым халкының хокукларын кысу арта бара. Бүген украин байрагын тыйсалар, иртәгә инде ахыр чиккә барып җитәргә мөмкин. Акылы булган һәр кеше бу башбаштаклыкка каршы торырга тиеш», диде адвокат.

Ул Кырым мәхкәмәләрендә гаделлекне табу мөмкин түгел дип саный, шуңа аны Мәскәүгә шикаять итмәкче.

Элегрәк мәхкәмә Абдуллаевны 20 сәгать мәҗбүри эшкә тарту карарын чыгарган иде. Ул 9 март көнне Шевченкога истәлек чарасында «Крим – це Україна» дигән байрак тотып торды.

XS
SM
MD
LG