Accessibility links

Кайнар хәбәр

ATR телеканалын яклап видео төшерергә теләүче студентны 20 мең 500 сум штарфка тартканнар


Студент Алексей Ефремовны штрафка тартканнар. Башкалар үз хөкем карарын көтә.

Акмәчетнең Киров районы мәхкәмәсе кырымтатар телеканалын яклап видео төшерергә теләгән студентның берсе – Алексей Ефремовны 20 мең 500 сум штрафка хөкем иткәннәр. Мәхкәмәдә аны “рөхсәтсез митинг оештыручысы” дип атаганнар һәм тоткарлауга каршылык күрсәтүдә гаепләгәннәр. 20 мең сум штрафны митингны оештыру, ә 500 сум каршылык күрсәтү өчен билгеләнгән.

Ефремов үз гаебен тулысынча кире кага. Аның сүзләренчә, ул бернинди дә каршылык күрсәтмәгән.

Мәхкәмә утырышында шаһитларны ике полиция вәкиленнән башка беркем сораштырмаган.

Адвокат Җәмил Темишев әлеге карарны шикаять итәчәген һәм хәтта Мәскәү белән Европа мәхкәмәсенә кадәр барып җитәргә әзер булуларын әйтте. Аның сүзләренчә, дәлилләр җитәрлек булмаган.

Башка катнашучылар мәхкәмә бинасы янында көтә, аларга мәхкәмә карары соңрак чыгарылачак.

Билгеле булганча, 1 апрель иртән Акмәчеттә ATR кырымтатар телеканалын яклап видеоролик төшерергә теләгән җиде студентка карата Киров районы мәхкәмәсенең утырышы башланган иде.

Студентларны 30 март көнне Акмәчетнең Воронцовски паркында ATR кырымтатар телеканалын яклап видеоролик төшерергә җыенганда тоткарлаганнар.

XS
SM
MD
LG