Православ христианнарның Олы көненә (Пасхага) калган соңгы атна башында Петербурдан бер төркем активистлар Украинага Донбасста барган сугыш өчен гафу үтенеп мөрәҗәгать итте. Видео авторлары бу мөрәҗәгатьне барлык христианнар исеменнән түгел, бары тик үз исемнәреннән ясауларын белдерде.
Алар Русия хакимиятләренең гамәлләре өчен гафу үтенә.
"Без бу оятсыз сугышка каршы. Илегезне һәм аның чикләрен хөрмәт итәбез. Мәдәниятегезне, телегезне, кайбер сәхифәләре безнең белән уртак, кайберләре үзегезнеке булган тарихыгызны хөрмәт итәбез", диелгән видеода.
Православлар өчен изге атна башында без бер-беребездән гафу үтенәбез. Сугыш башлауга юл куелган өчен, илегезнең халкына газаплар китерелгән өчен гафу үтенәбез", диелгән әлеге мөрәҗәгатьтә.