Accessibility links

Непалда җир тетрәүдә корбаннар саны арта


Җир тетрәүдән зыян күргән Непал дөнья җәмәгатьчелегеннән ярдәм сорый.

Непалда җир тетрәүдә корбаннар саны 1340тан артты, шул исәптән 36 кеше Төньяк Һиндстанда, 12 Кытайның Тибетында һәм дүрт кеше Бангладешта вафат булды.

Непалның 75 районыннан 29 зыян күргән. Анда гадәттән тыш хәл кертелгән. Йөзләрчә йортлар ишелгән. Катманду һава аланы ябылган. Транспорт хәрәкәте һәм энергия белән тәэмин итү тәртибе бозылган.
Непал хакимияте һуманитар ярдәм сорап халыкара җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итте.

7.9 дәрәҗәдәге җир тетрәүнең төп үзәге Катмандудан төньяк-көнбатыштан 80 чакрым ераклыкта булды.

XS
SM
MD
LG