Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Корея башлыгы Җиңү парадына килми


Төньяк Корея башлыгы Ким Чен Ын
Төньяк Корея башлыгы Ким Чен Ын

Кремль вәкиле Дмитрий Песков Ким Чен Ынның Мәскәүгә килмәвен үз илендәге эшләре белән аңлатты.

Кремльнең матбугат вәкиле Дмитрий Песков Төньяк Корея башлыгы Ким Чен Ынның Җиңү парадын карарга килмәячәген белдерде. Аны Җиңү көненә багышланган чараларда катнаштырмау өчен махсус план булуын Песков кире какты.

30лап дәүләт һәм хөкүмәт башлыгы Мәскәүгә Җиңү көненә киләчәген белдерде диде Песков. 9 май чаралары якынлашкан саен әлеге исемлек тә үзгәрергә мөмкин.

Әлегә Мәскәүгә килүне Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Беларус, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Грузиядән аерып алынган Абхазия, Көньяк Осетия башлыклары раслады. Шулай ук Җиңү көненә Кытай, Куба, Һиндстан, Көньяк Африка республикасы, Босния, Сербия, Венесуэла, Вьетнам, Зимбабве, Македония, Монголия, Кыпрыс, Фәлестин, Словакия һәм Чехия җитәкчеләрен, БМО һәм ЮНЕСКОдан кунаклар көтәләр.

Песков сүзләренә караганда, аларның барысы да 9 май Кызыл мәйдандагы парадка килеп җитмәскә дә мөмкин.

Нидерланд премьер-министры Марк Рютте, Болгарстан президенты Росен Плевнелиев, Грузия президенты Георгий Маргвелашвили, Словакия президенты Андрей Киска, Финляндия президенты Саули Ниинисте һәм Норвегия президенты Эрна Сольберг, Израиль президенты Реувен Ривлин Җиңү парадына барудан баш тартты.

XS
SM
MD
LG