Accessibility links

Метшин мәктәп укучыларының җәйгә планнарын белергә кушты


Краснодар краенда "Орленок" җәйләве
Краснодар краенда "Орленок" җәйләве

Казан шәһәр мэриясенең дүшәмбе киңәшмәсендә Илсур Метшин мәктәп мөдирләре һәм укытучыларга җәйгә таралышканчы ял планнарын сорарга кушты.

Быел Казан мәшгульлек үзәге белән берлектә 14-18 яшьтәге үсмерләр өчен җәйгә 3400 эш урыны ачыла. Моның өчен шәһәр бюджетыннан тугыз миллион сум акча бүленгән дип сөйләде Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин.

Балаларның җәйге ялын оештыру өчен Казан 231 миллион сум бүлгән. Лагерьларда ял итү бәясе узган ел белән чагыштырганда артмаган диярлек. Җиде көнлек җәйләү 1600, 18 көнлеге 2800-3600 сумга төшәчәк.

Дүрт мең баланы Кырым һәм Краснодар краена җибәрәчәкләр. Анда 24 мең сумга 18 көн ял итеп кайтып була диелде Казан мэриясе киңәшмәсендә.

XS
SM
MD
LG