Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарстан башкаласында беренче сабантуй үтәчәк


Татарстанның Азнакай сабантуе. 2012 ел
Татарстанның Азнакай сабантуе. 2012 ел

София шәһәр сабантуе 13 июнь оештырыла.

Софиядә 2014 елда теркәлгән "Волжки булгари" оешмасы 13 июнь Болгарстанда беренче тапкыр сабантуеның үтәчәген хәбәр итте.

Болгарстан вице-премьеры, хезмәт һәм социаль сәясәт министры Ивайло Калфин, Русиянең Болгарстандагы илчелеге, Русия һәм Татарстан хөкүмәтләре, Бөтендөнья Татар конгрессы һәм София мэриясе химаясендә узачак сабантуе "Идел буе халыкларының (татар, башкорт һәм чуашларның) гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятләрен саклау һәм киң җәмәгатьчелеккә таныту өчен оештырыла" диелгән чакыруда. Оештыручылар биш меңләп кеше киләчәген фаразлый. Җыелу урыны Софиянең Южен паркы.

Иртәнге 10ннан кунаклар милли уеннарда катнашачак, татар, болгар һәм казакъ ашлары белән сыйланачак, милли кул эшләре күргәзмәсе һәм ярминкәне карый алачак. Кичен програмда биюләр каралган.

XS
SM
MD
LG