Accessibility links

Кайнар хәбәр

Псковта тыелган тамашаны Мәскәү театры куячак


Мәскәүдәге Театр.doc театры Псков драма театрында тыелган "Банщик" әсәрен куячак.

Театр.doc Псковта тыелган "Банщик" тамашасын куеп аның режиссеры Варвара Фаэрга теләктәшлек белдерергә тели, диде Мәскәү театры мөдире Елена Гремина. Псковта белемле кешенең мунчада гына эшкә урнаша алганына багышланган әлеге әсәр, режиссер әйтүенә караганда, хәзерге Русиядәге вазгыятьне чагылдыра. "Русия җәмгыятенә ирекле, сәләтле кешеләр кирәк түгел", диде Фаэр.

Варвара Фаэрны Пушкин исемендәге Псков дәүләт академия драма театрына бу әсәрне куярга махсус чакырганнар. Бер төркем артистлар әсәрдә сүгенү сүзләре һәм шәрә хатын-кызлар барлыгына шикаять итеп Русия мәдәният министры Владимир Мединский исеменә хат юллаган. Шуннан соң әсәр тыелды.

XS
SM
MD
LG