Accessibility links

Кайнар хәбәр

Амур өлкәсе колониясендә тоткыннар кан тамырларын кисте


Башкортстанның Салават шәһәре төрмәсе
Башкортстанның Салават шәһәре төрмәсе

Төрмә идарәсе тоткыннарның көч куллануга каршылык белдерүе турында хәбәр итте.

Амур өлкәсенең Возжаевка авылындагы колониядә чәршәмбе көнне 32 тоткын кан тамырларын кискән. Үзләренә зыян салып тоткыннар тәртип бозганы өчен кыйналган икенче бер тоткынга теләктәшлек белдергән.

Администрация тоткыннарның башка төрле таләпләре булмагынын белдерде. Башта 100ләп кеше кан тамырларын кискән дип хәбәр ителгән иде. Шулай ук алар ашаудан баш тарткан булган. Колониядә вазгыять контрольгә алынган.

Май аенда Русиядә ике колониядә тәртипсезлекләр булып алды. 10 май яшәү шартларын яхшыртуны таләп итеп Башкортстан тоткыннары каршылык чарасын уздырды. Көч куллануда 11 тоткын яраланды. 6 май Түбән Новгород өлкәсенең 3нче санлы колониясендә тәртипсезлекләр булды, анда бер тоткын һәлак булды, 20се яраланды.

XS
SM
MD
LG