Accessibility links

Кайнар хәбәр

Евровидение бәйгесендә янә Швеция җиңде


Монс Сельмерлёв (Måns Zelmerlöw)
Монс Сельмерлёв (Måns Zelmerlöw)

23 май кичендә Австрия башкаласы Венада 60нчы Евровидение җыр бәйгесе узды. Җиңүне 2012 елгы бәйгедә кебек үк Швеция яулады. Монс Сельмерлёв "Heroes" җыры белән европалылар йөрәген яулады. Русия катнашучысы Полина Гагарина икенче урынга лаек булды.

Евровидение җыр бәйгесе инде 60нчы тапкыр үткәрелә. 1956 елда ул Европа илләрен берләштерү һәм дуслаштыру максатында уздырыла башлаган иде. 1987 елда Советлар Берлегеннән дә катнашучы җибәрү тәкъдиме туса да, коммунистик партия моны тыйды. Нәтиҗәдә Русия бәйгедә 1994 елдан гына катнаша башлады.

Бәйгедә катнашучылар арасында татарлар да бар. 2000 елда танылган татар җырчысы Алсу “Solo” җыры белән икенче урынга лаек булган иде. Аннан соң да татарлар бу бәйгедә катнашу омтылышын ясап карады. Әйтик, Асылъяр татар телендә башкарган “Карлыгачлар” җыры белән бәйгенең сайлап алу турында ук төшеп калды. Ә 2013 елда Швециядә чыгыш ясап, Динә Гарипова "What if" җырын башкарып, 5нче урын алды.

Бүгенге көндә бәйге дөньяда спорт булмаган иң популяр чаралардан санала. Евровидениенең гомуми аудиториясе 600 миллионга кадәр җитә. Тапшыруны Европа илләрендә генә түгел, күпләп Төньяк Америкада, Урта Азиядә һәм башка урыннарда карыйлар.

Төркия урынына Австралия

Быел бәйге Австрия башкаласы Венада узды. Бәйгедә барлыгы 40 ил катнашты. Украина финанс кыенлыклар һәм илдәге вакыйгалар сәбәпле катнашудан баш тартты. Беренче тапкыр быел чакырылган ил буларак Австралия чыгыш ясады. Ләкин катнашучысы җиңмәү очрагында ул бүтән чыгыш ясамаячак, дип белдерелгән иде.

​20 ил финалга сайлап алу турларыннан соң узды. Беренче ярымфиналда Әрмәнстан, Бельгия, Греция, Эстония, Сербия, Маҗарстан, Русия, Албания, Румыния һәм Грузия җиңсәләр, икенче ярымфиналда Литва, Монтенегро, Норвегия, Израил, Латвия, Азәрбайҗан, Швеция, Кипр, Словения белән Польша җиңү яуладылар. Бу илләрдән тыш финалда бәйгене оештыручы илләр – Британия, Франция, Германия, Италия һәм Испания, узган ел җиңүчесе Австрия һәм чакырылган ил - Австралия катнаштылар.

Финалда катнашучылар
Финалда катнашучылар

Сүз уңаеннан, Төркия бәйгедә катнашудан баш тартты. Сәбәбен гадел булмаган тавыш бирү системасы, 2013 ел бәйгесендә Финляндиядән ике хатын-кызның үбешүе һәм “сакаллы хатын-кыз” Кончита Вурстның җиңүенә протест ди аңлаттылар.

Быел сәхнә бизәлешен дизайнерлар Флориан Видер һәм Ал Гурдон башкардылар. 1288 баганадан торган бу зур сәхнә күз формасында ясалган. Сәхнәне, тамашачыларны һәм катнашучы илләр артистларын зур күпер тоташтыра: Европа илләрен берләштерү символы.

Интригалы җиңү

Тавыш бирү тамашачыларны ахыргача интригада тотты. Озак вакыт Русия беренче урын алып торды. Тавыш бирүнең ахырына таба гына Швеция беренчелеккә чыкты. Техник хаталар сәбәпле кайбер илләр белән элемтә югалды, аларның баллары ахырга гына өстәлде.

Нәтиҗәдә җиңүгә "Heroes" (Каһарманнар) җыры белән Швеция вәкиле Монс Сельмерлёв иреште. Монска 28 яшь, ул Швециядә танылып килә торган яшь поп-җырчы. Аның чыгышы җыры гына түгел, бизәлеше белән дә нык аерылып торды. Номер дәвамында сәхнә артында җырчы хәрәкәтен кабатлаган анимация барды. Букмекерлар нәкъ Швеция җиңүен фараз иткәннәр иде.

Русиягә дә югары нәтиҗәләр фаразлаганнар иде. Европа-Русия сәяси мөнәсәбәтләренә карамастан, Полина Гагарина икенче урынга лаек булды. Бу, мөгаен, бәйгенең сәясилеккә күчүен тәкрарлаган тәнкыйтьчеләргә җавап булды. Евровидение чыннан да җыр бәйгесе булып чыкты.

Өченче урынны "Grande amore" (Зур мәхәббәт) җырын башкарган Италиядән Il Volo җыр триосы яулады. Дүртенче урында – Бельгия, бишенче урында – Австралия.

Ике фикер

Евровидение бәйгесен татар яшьләре дә игътибар белән күзәтте. Алар Азатлыкка фикерләре белән уртаклашты.

Айгөл Сөнгатуллина
Айгөл Сөнгатуллина

КФУның татар филолгиясе бүлеге студенты Айгөл Сөнгатуллина быел бәйге күңелсезрәк булды, дип белдерде. “Бәйге үз фанатларын йоклатты. Номер куючылар үз өсләренә бик күп алмаганнар, зур эшне ут буенча режиссерлар башкарып чыкканнар: һәр җырга туры китереп, оригиналь композицияләр ясалды. Ләкин, гомумән, калган еллар белән чагыштырганда, быелгы бәйгенең дәрәҗәсе түбәнрәк.

Үзем готик кыяфәттә чыгыш ясаган Грузия жырчысын ошаттым. Бәлки, быел Сербия жырчысы җиңәр дип уйлаган идем, Кончита җиңүеннән соң бу шаккатыргыч булмас иде. Латвия, Испания, Бельгия жырлары шулай ук үзенчәлекле мотивлары белән ошады. Әлбәттә, Италия егетләре алкышларга лаеклы.

Полина Гагаринадан финалда күбрәк көткән идем: сәхнәдә кирәк булган эмоцияләрне Полина югалткан, ләкин гомумән, номеры матур чыкты”, дип әйтте Азатлыкка Айгөл.

Равилә Габдерахманова
Равилә Габдерахманова

Ә менә Казан ветеринар медицина академиясе студенты Равилә Габдерахманова, киресенчә, бу елгы бәйге ошаган. “Евровидение бәйгесен мин әле берничә ел гына карыйм. Бу елгы бәйге бик нык ошады, чөнки ул эмоцияләргә, җырларга, сәләтле артистларга, искиткеч номерларга шактый бай булды.

Дөресен генә әйткәндә, барлык катнашкан илләр дә лаеклы чыгыш ясадылар дип саныйм. Аеруча Эстония, Швеция, Норвегия, Литва, Латвия һәм Русия чыгышлары минем күңелемә кереп калдылар. Шулкадәр хисле, мәгънәле чыгышлары белән сөендерделәр.

Полина Гагарина барлык тамашачыны үзенең көчле тавышы, искиткеч җыры белән таң калдыргандыр, дип уйлыйм. Ул икенче урынга лаеклы, бу бик шәп нәтиҗә. Швецияне исә береннче урын белән котлыйм.”, диде ул.

Киләсе елга Евровидение бәйгесе Швециядә узачак.

XS
SM
MD
LG