Кайбер Европа берлеге илләре вәкилләренә Русиягә керүне тыю сәбәпләрен Мәскәү Европа берлеге гамәлләренә "җавап" дип белдерде Русия тышкы эшләр министрлыгындагы чыганак.
Русиягә керергә тыелучылар исемлегендә 89 кеше. Алар арасында Европарламентның хәзерге 20 һәм элекке 10 вәкиле, Бөекбритания һәм Балтыйк илләренең хәзерге һәм элекке күзләү хезмәте җитәкчеләре, британ, алман, поляк һәм эстон хәрби җитәкчеләре беләән "Трансгаз" Романия дәүләт ширкәте җитәкчесе урынбасары бар.
Барлыгы Европа берлегендәге 17 ил вәкиле кергән. Иң күп вәкил Польшадан (18 исем), Бөекбритания (9 исем), Швеция һәм Эстония (8 исем), Германия һәм Литва (7 исем), Латвия һәм Романия (5 исем).