Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә фән һәм мәгарифкә теләктәшлек митингы узды


Фән һәм мәгарифкә теләктәшлек митингы
Фән һәм мәгарифкә теләктәшлек митингы

Чарада катнашучылар фән, мәгариф оешмаларын, хәйрия фондларын эзәрлекләүне туктату, аларга "чит ил агенты" ярлыгы тагуны туктату таләбе белән чыккан.

Мәскәүдә Суворов мәйданында фән һәм мәгарифкә теләктәшлек митингы узды. Алдан ул "Династия" фонды "чит ил агенты" исемлегенә кертелгәнгә, аны яклау чарасы булырга тиеш иде. Әмма аңа нигез салган Дмитрий Зимин үтенече белән, митингның темасын үзгәрткәннәр. "Интерфакс" хәбәр итүенчә, чарада катнашучылар фән, мәгариф оешмаларын, хәйрия фондларын эзәрлекләүне туктату, аларга "чит ил агенты" ярлыгы тагуны туктату таләбе белән чыккан. Бу таләп митинг резолюциясендә дә урын алган.

Чарага Русия думасы депутаты Дмитрий Гудков, оппозиционер Алексей Навальный да килгән. Бу чара хакимиятләр белән килешенгән, алдан ике мең кеше килә дип белдерелгән булган. Төрле мәгълүматларга күрә, митингка 1500 дән алып 3500гә кадәр кеше килгән.

Катнашучылар "Фәнни хезмәткәрләрне кыскартулар булырга тиеш түгел", "Фәнсез Русия – торба", "Нобель бүләге ияләре – алар чит ил агентлары, һәрберсенә чит ил миллион түли. Алга таба аларның бездә булмавы яхшы" дип язылган һәм башка шигарләр тоткан.

XS
SM
MD
LG