Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан метросы татар теленә төкерергә булды


Казан метросында
Казан метросында

"Метроэлектронас" җитәкчесе Казан метросында "урыс теле белән бергә татар телен генә куллану башка милләтләрдә ризасызлык тудырачак" дип белдерә.

Дөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе урынбасары Рашат Якупов май башында "Метроэлектронас"ка Казан метросында урыс теле янәшәсендә татар телен дә киңрәк куллану мөмкин булмас микән дип мөрәҗәгать җибәрә. "Метроэлектротранс" ширкәте "әлегә кадәр татар теленә бик игътибарлы булган иде" дигән юллар белән башлый ул үзенең хатын. Аннан соң тәкъдимнәрен дә яза.

"Киләсе метро станциясен күрсәткән йөгерек юлларда (электротабло) татарча язулар юк, ә шул ук вакытта инглизчә һәм русча языла. Бу хатаны төзәтүегезне сорыйм. Шулай ук вагоннардагы "ПоПутиТв" телевизорлары да русча гына яза. Реклам бирүчеләрнең үтенече белән русча гына язуны аңлап була, әмма башка мәгълүматларны: яңалыкларны, һава торышын, кызыклы фактларны ике дәүләт телендә дә бирү дөресрәк булыр иде дип саныйм", ди Якупов.

Июнь башында Якупов "Метроэлектротранс"тан әлеге ширкәтнең генераль директоры Әсфән Галәвов имзалаган хат ала. Хат ширкәттән 541нче сан белән чыккан һәм ул 2 июнь көнне имзаланган.

"Метроэлектротранс" башта үзләренең эшчәнлегендә "Русиянең дәүләт теле турындагы" канунга гына таянуларын искәртеп, ике маддәне күрсәтеп уза. "Русия Конституциясе нигезендә Русиянең бөтен җирендә дә урыс теле дәүләт теле булып санала", "Русиянең дәүләт теле бердәм күпмилләтле дәүләттә илдәге барлык халыклар арасында да үзара аңлашуга, милләтара элемтәләрне ныгытуга ярдәм" итә дигән юллар китерелгәннән соң "Шулай итеп, безнең республика да күпмилләтле, һәм урыс теле белән бергә татар телен генә куллану башка милләтләрдә ризасызлык тудырырга мөмкин", дип белдерә.

"Метроэлектротранс" аннан соң, 1992 елның 8 июлендә гамәлгә кергән "Татарстанның дәүләт телләре турында"гы канунын искә алып, "Безнең оешма эшчәнлегендә урыс телен куллану җитә. Кануннарда оешмалар Татарстандагы ике дәүләт телен дә мәҗбүри рәвештә кулланырга тиеш дип язылмаган", дип белдерә.

Шулай итеп "Метроэлектротранс" "Татарстанның дәүләт телләре турында"гы канунында "Татар һәм урыс телләре булган ике дәүләт теле дә Татарстанда гамәлдә" дигән юллар да барлыгын күрмәмешкә салыша.

Аннан да кала әлеге канунның 18нче маддәсендә "Сәнәгать, элемтә, транспорт һәм энергитика өлкәсендә татар һәм урыс телләре белән бергә җирле халык теләге белән башка телләр дә кулланылырга мөмкин" дигән юллар да бар. "Метроэлектротранс" бу маддәгә дә игътибар бирүне кирәк санамаган.

Якуповка "Метроэлектротранс"тан җавап хатын ширкәтнең һөнәр берлеге бүлеге әзерләгән. Бу хакта Азатлыкка генераль директор ярдәмчесе Лиля Мортазина белдерде.

Азатлык радиосы "Метроэлектротранс" җитәкчесе Әсфән Галәвов исеменә "Метроэлектротранс"ның киләчәктә татар теленә мөнәсәбәте ничек булыр? Яшьләр форумына җибәргән бу хатны сез укып имзаладыгызмы? Үз фикерегездә каласызмы? дигән сораулар белән хат юллады.

Мортазина хатны алганнарын, Галәвов исеменнән җавап булачагын белдерде.

Татар җәмәгатьчелеге соңгы елларда республикада татар теленә игътибар арта дип белдергәндә, министрлыкларның соңгы еллык коллегияләрендә бер генә чыгыш булса да татарча яңгыраганда, яшьләр форумы һәм активистлар республикадагы элмә такталарда хаталар, татар телен кулланмауны эзләгәндә "Метроэлектротранс" җитәкчесенең җавап хаты сәеррәк яңгырый.

XS
SM
MD
LG