Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Донбассның бер өлеше Русия тарафыннан басып алынуын белдерә


Әлегә кадәр басып алынган җирләр буларак Кырым һәм Акъяр гына санала иде.

Украинаның Донецки һәм Лугански өлкәләренең кайбер районнарын басып алган Русия әлеге җирлектә яшәүчеләрнең хокуклары өчен җаваплы булырга тиеш. Бу хакта Киевның Европа шурасына рәсми мөрәҗәгатендә әйтелә.

Әлегә кадәр бары Кырым һәм Акъяр гына басып алынган җир дип санала иде.

Моннан тыш документта Украинаның Русия хәрби көчләре һәм Мәскәү тарафыннан финансланган канунсыз кораллы төркемнәрнең агрессиясе белән очрашуы әйтелә. Украина илнең көнчыгышындагы сепаратистларны яклауда һәм анда Русия армиясен дә катнаштыруда Мәскәүне даими гаепли. Мәскәү әлеге гаепләрне кире кага.

XS
SM
MD
LG