Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда 1783 укучы табигый фәннәрдән БДИны бирә алмаган


10403 укучы табигый фәннәрне өстәмә БДИ итеп сайлаган булган.

Табигый фәннәрне өстәмә Бердәм Дәүләт Имтиханы (БДИ) итеп быел да иң күп укучы сайлаган. Башкортстанда бу фәннән имтихан бирергә теләгән 10403 укучының 1783е аны бирә алмады, дип хәбәр итә башинформ.рф. Табигый фәннәрдән 100 балл алучы юк.

Шулай ук химияне сайлаган 3596 кешенең 264е имтиханны бирә алмаган. Өч кеше 100 балл алды, дип белдерде Башкорстан мәгариф министрлыгы.

Казанда 25 майдан 30 июньгә кадәр БДИ мәсьәләләренә бәйле "кайнар элемтә" эшли. Анда укучылар һәм ата-аналар Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләренә төрле сораулар белән мөрәҗәгать итә ала. Министрлык матбугат үзәге хәбәр итүенчә, шулай ук анда психологик ярдәм һәм килеп туган низагны хәл итү турында киңәшләр алырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG