Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамил Бигнов Башкортстан парламентына сайланырга җыена


Рамил Бигнов
Рамил Бигнов

Башкортстан хакимияте каршындагы җәмәгатьчелек пулаты рәисе Рамил Бигнов вазифасыннан китеп парламент сайлаувында катнашачак.

Рамил Бигнов иҗтимагый пулат рәисе булып 2013 елда сайланган иде. Җәмәгатьчелек пулатының 1 июльдә вакыты чыга, соңгы утырыш 24 июньдә узачак. Инде яңа пулатка әгъзалар сайлана да башланды.

Рамил Бигнов пулаттагы эшчәнлегеннән китәчәген “Азатлык”ка 20 июньдә ирештерде.

Шул ук вакытта ул республика парламентына сайланырга җыенуы да әйтте. Эш шунда, 13 сентябрь Башкортстанның берничә сайлау округы буенча өстәмә сайлаулар уза. Рамил Бигнов “Бердәм Русия” фиркасеннән Туймазы сайлау округында намзәт булып чыга. Ул округтан тагын ике кеше – Туймазы районының мәшгульлек үзәге башы Илгиз Сәгыйтов һәм Туймазының 4нче санлы мәктәбе җитәкчесе Рөстәм Салихов та сайлаулда катнашырга җыенган булган. Ләкин “Бердәм Русия”нең Туймазыда узган праймеризда Рамил Бигнов җиңгән.

Соңгы чорда Башкортстан парламенты депутатларының урыннарыннан китүе ешайды. Мәсәлән, соңгы вакытларда “Башкортстан электр челтәре компаниясе” башы Андрей Макаров депутатлыктан вакытыннан алда китү турында гариза язды. Ул компаниянең халыкара дәрәҗәгә үсүе сәбәпле, чит төбәкләргә йөрергә туры киләчәге, нәтиҗәдә депутатлыкка вакыты калмавы белән аңлатты.

Шулай ук “Башнефть”тәге департамент башы Константин Чистяков та депутатлыктан китте. Ул да китү сәбәбен депутатлыкка вакыты калмау белән аңлатты. Константин Чистяков Рамил Бигнов сайланачак Туймазы сайлау округыннан узган депутат иде. Соңгы чорда парламенттан китүчеләр арасында Зөфәр Еникеев, Рәшит Дәүләтов, Рөстәм Ишмөхәммәтов һәм Вадим Гатауллин да бар.

XS
SM
MD
LG