Accessibility links

Кайнар хәбәр

Испаниянең Vueling Airlines ширкәте Казанга туры очышлар башлады


Vueling Airlines ширкәте Казанга оча башлады
Vueling Airlines ширкәте Казанга оча башлады

Казан һава аланы матбугат хезмәте бу ширкәтнең очышлары 2015 елның сентябрь ахырына кадәр булачак дип хәбәр итә.

Испаниянең Vueling Airlines һава ширкәте 28 июньнән Барселона белән Казан арасында атнасына бер очышлар башлады. Ике арада Airbus A320 йөри.

Очкыч шимбә көнне 22 сәгать 50 минутта Барселонадан кузгалып китә һәм якшәмбе иртәнге 5тә Казанга килеп төшә. Казаннан якшәмбе 6да очып китеп, 10 сәгать 25 минутта Барселонага килә.

Казан һава аланы матбугат хезмәте бу ширкәтнең очышлары 2015 елның сентябрь ахырына кадәр булачак дип хәбәр итә.

Быел июнь аеннан тагын бер Royal Flight ширкәте Boeing очкычы белән Казан-Барселона арасында оча башлады.

Finnair һава ширкәте 23 апрельдән Казанга очышларын яңартты. Бу ширкәт 2014 елның августында Казанга оча башлаган иде. 2015 елның февралендә кризис шартларында юлчылар саны кимү сәбәпле очышлар туктатылып торды.

XS
SM
MD
LG