Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә полиция вәкәләтләрен киңәйтергә тәкъдим ителә


Мәскәүдә "Сазлык мәйданын" искә алучыларны тоткарлыйлар, 2015 елның 6 мае
Мәскәүдә "Сазлык мәйданын" искә алучыларны тоткарлыйлар, 2015 елның 6 мае

Дәүләт думасына полициягә "ышыныч һәм яклау" турындагы тәкъдим кертелде.

Русия Дәүләт думасының бер төркем депутатлары "Полиция турындагы" канунга өстәмәләр тәкъдим итте. Анда дәүләт хокук саклау органнарына вазифаларын башкарганда "яклау һәм ышаныч" белдерә диелгән.

Аерым алганда канун өлгесендә корал куллану хокукы арттырыла. Бүгенге көндә хатын-кызларга ут ачу тыелган булса, яңа канунда "йөкле булганы күренмәгән" хатын-кызларга атарга ярый диелгән. Шулай ук халык күп җыелган урыннарда террор гамәлләрен һәм тотык алуны булдырмас өчен ут ачу рөхсәт ителә ала.

Депутатлар гади халыкны тикшерү кагыйдәләрен йомшартырга тәкъдим итте. Яңа канун кабул ителә калса тентү өчен бу кешедә "корал яки наркотик бар дигән ихтимал" булу да җитә. Моннан тыш вазифасын башкарганда полиция хезмәткәренең канун нигезендә кылган бер гамәле дә хөкем ителә алмый.

2011 елда кабул ителгән "Полиция турындагы" канун полиция хезмәткәрләренең вәкәләтләрен чикләгән иде.

Май ахырында Думага тоткыннарга карата көч һәм махсус җәза җиһазларын куллану мөмкинлеге биргән канун тәкъдим ителде. Хокук яклаучылар аны "садистлар кануны" дип атады.

XS
SM
MD
LG