Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшел Үзәндәге урамга Шәймиев исеме бирергә тәкъдим итәләр


Яшел Үзән хакимиятләре Шәймиевнең үзе белән киңәшәчәкләрен белдергән.

Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче берәү хакимиятләргә Төзүчеләр урамын Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев исеме белән алыштырырга дигән тәкъдим ясаган. Бу хакта KazanFirst белдерә.

Әлеге исемне тәкъдим итүче Яшел Үзәннең башкарма комитеты башлыгы Сергей Егоровка Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов исемен дә мәңгеләштерергә, ул 2015 елны парклар һәм скверлар елы дип игълан иткәнгә, берәр паркка аның исемен бирергә кирәк дип тә тәкъдим иткән.

Яшел Үзән хакимиятләре, Шәймиев исемендәге урамга килгәндә, аның үзе белән киңәшәчәкләрен белдергән.

Күптән түгел генә Казанда Эсперанто урамына Назарбаев исемен бирү карары Казан халкында гаҗәпләнү уятып, күпләр моңа каршылык белдергән иде.

Урамны рәсми ачу тантанасына килгән шәһәр башлыгы Илсур Метшин бу карарны кабул иткәндә җитешсезлекләр булганын белдереп халык алдында гафу үтенде.

Берничә көннән соң, 9 июльдә, Казанның башкарма комитеты татар сәнгате һәм фән әһелләренең исемнәрен "Казан утары" исемле бистә урамнарына бирергә дигән карар чыгарды. Татар җәмәгатьчелеге күренекле татар шәхесләренең исемнәре шәһәр читендәге кечкенә кеше белми торган тыкрыкларга бирелә дип ризасызлык белдереп килә.

XS
SM
MD
LG