Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада БРИКС һәм ШОС саммитлары тәмамланды


Уфада узган саммитларда Русия җитәкчесе Көнбатышны тәнкыйтьләде. Пакстан һәм Һиндстан ШОСка әгъза итеп алу эшен башлау турында килешенде.

Русия президенты Владимир Путин ике көн буена Көнбатышка Русиянең дә дуслары бар дигән ишарә ясагандай Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка республикасы, шулай ук Шанхай хезмәттәшлек оешмасына кергән дәүләтләр җитәкчеләрен кабул итте.

ШОС очрашуында Путин узган ел Әфганстанда миссиясен тәмамлап илдән чыгып киткән НАТО гаскәрләрен тәнкыйтьләде. Русия, Кытай, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан кергән оешмага Пакстан һәм Һиндстанны кабул итү турындагы сөйләшүләр оешма өчен яңа чор ача, диде Путин.

Җитәкчеләр бу ике илне кабул итү эшләрен башлау турындагы килешүгә кул куйды. Атом коралына ия булган Пакстан һәм Һиндстан моңарчы күзәтүче илләр статусына гына ия иде. Иран, Монголия һәм Әфганстан шул ук күзәтүче статусында калачак.

ШОС дәүләтләре оешманың Үсеш банкын һәм Үсеш фондын булдырырга килеште һәм Кытай тәкъдим иткән "Ефәк юлы" исемле икътисади хезмәттәшлекне хуплады.

Украинада тынычлык урнаштыру өчен ШОС әгъзалары Мински килешүләрен үтәү мөһим дип саный. Путин Уфага җыелган ШОС дәүләтләре башлыкларына чик буйларында иминлекне ныгыту кирәклеге турында әйтте һәм Әфганстандагы хәлләргә аеруча борчылганын белдерде. Әфганстаннан чыккан наркотиклар һәм сугышчылар бөтен төбәкнең иминлегенә куркыныч тудыра, диде Путин.

"2001 елның 11 сентябре һөҗүменнән соң илгә кергән халыкара хәрби көчләрнең әллә ни файдасы булмады", диде Путин Вашингтон һәм НАТОга төрттереп. Кытай президенты Си Цзинпин Путин белән килешеп Әфганстанны бердәм һәм икътисади яктан тотрыклы итәр өчен тырышлыкны арттырырга кирәк диде.

Кытай ШОС илләре ватандашларына виза алуны җиңеләйтәчәк. Дәүләт башлыклары 2016 елда БРИКС саммитына Һиндстанда, ШОС саммитына Үзбәкстанда очрашырга килешеп таралышты.

XS
SM
MD
LG