Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мөселманнарны рәнҗеткән рекламаларны Гает көнендә ябарга әзер


Мәскәүдә Гает намазы, 2014 елның 28 июле
Мәскәүдә Гает намазы, 2014 елның 28 июле

Ярымшәрә кешеләр төшкән рекламага ризасызлык белдерелсә Гает намазы вакытында урам такталары ябылачак.

Мәскәү шәһәр идарәсенең мәгълүмат чаралары һәм реклама бүлеге Мәскәү мөселманнарның дини хисләрен кайгыртып рекламага ризасызлык белдерелсә аларны Гает намазы вакытында ябып булачак дип белдерде. Бу ярымшәрә кешеләр төшкән урам рекламаларына кагыла, дип яза Газета.ру.

Реклама бүлеге теге яки бу урам тактасына ризасызлык белдерү шикаяте булса аны билгеләнгән тәртип нигезендә караячакларын хәбәр итте.

Ураза гаете быел 17 июль бәйрәм ителә.

XS
SM
MD
LG