Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда мөселман яшьләре форумы уза


Мөселман яшьләре форумы быел инде тугызынчы тапкыр оештырыла.

Бүген Казанда Кол Шәриф мәчетендә мөселман яшьләре форумының тантаналы ачылышы узды. Чаралар үзе Болгарда 26 июльгә кадәр үтәчәк. Анда Татарстан һәм Русиядән 100дән артык кеше катнаша.

Бер атна дәвамында яшьләр чатырларда яшәп, Татарстан һәм башка төбәкләрнең дин әһелләре белән очрашып, төрле темаларга сөйләшәчәк. Аларга лекцияләр, семинарлар, бәйгеләр, экскурсияләр оештырыла.

XS
SM
MD
LG