Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина көнчыгышында сепаратистлар атышларны дәвам итә


Донецкида җимерелгән хастаханә
Донецкида җимерелгән хастаханә

Соңгы тәүлектә сепаратистлар 80 тапкыр ут ачкан.

Украина көнчыгышында чәршәмбе көнне иртәдән үк сепаратистлар Донецки өлкәсенең Опытное, Пески, Красногоровка һәм Березовое авылларын утка тотты.

Украина хәрбиләре соңгы тәүлектә сепаратистларның аларга 80 тапкыр ут ачуын әйтә.

Лугански өлкәсендә авыр техникадан Троицкое бистәсе утка тотылган. Өлкә хакимияте хәбәр итүенчә, атышлар “Үзбилгеләнгән Лугански халык республикасы” көчләре контрольдә тоткан Калиновое бистәсе ягыннан алып барылган. Газүткәргеч һәм дамбага зыян килгән. Шул ук районда Болотенное авылы да утка тотылган.

Сишәмбе көнне Минскида Донбасстагы низагны җайлау төркеме утырышында танклар һәм 100 миллиметр калибрлы коралны күчерү турында килешенде.

XS
SM
MD
LG