Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минюст "Голос-Урал"ны "чит ил агенты" исемлегенә керткән


"Голос-Урал" идарәсе башлыгы Юрий Гурман бу карарны канунсыз һәм нигезсез дип белдерде.

Русия юстиция министрлыгы сивил җәмгыять үстерүгә булышучы "Голос-Урал" иҗтимагый фондын "чит ил агенты" исемлегенә керткән. Бу хөкүмәттән тыш, коммерциясез оешманы кисәк тикшерү үткәргәч, әнә шундый карарга килгәннәр.

"Голос-Урал" идарәсе башлыгы Юрий Гурман бу карарны канунсыз һәм нигезсез дип белдерде, чөнки фонд чит илләрдән финансланмаган. Минюст карарын ул хокук яклаучыларны "чираттагы эзәрлекләү" буларак бәяләде.

Узган атнада "Голос" хәрәкәте шурасы рәистәше Григорий Мельконьянц бу оешманы "чит ил агенты" исемлегеннән алу эше башланганны белдерде. Ул шулай ук оешма түләгән штрафны кире кайтаруларын да әйтте.

Русиядәге сайлауларны бәйсез күзәтүче "Голос" 2014 елда "чит ил агенты" исемлегенә кертелгән иде.

XS
SM
MD
LG